Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Луганскидада хәрби госпиталь территориясендә мәчет ачылды
Бүген Луганскида хәрби бәрелеш линиясендә «Урзус» махсус билгеләнештәге медицина отряды госпитале каршында мәчет ачу тантанасы булды. Анда Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары - РФ мөселманнары Диния нәзарәте эшләре белән идарә итүче Рәфик Фәттахетдинов җитәкчелегендәге РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе катнашты. Госпиталь каршындагы мәчеттә беренче намаз Илдуз Исхаков җитәкчелегендә укылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 3 февральдә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре «Урзус» медицина отрядына гуманитар йөк китерде. Яңа мәчеткә келәмнәр һәм дини әдәбият тапшырылган. РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән яралы хәрбиләре һәм медперсонал өчен билгеләнгән гуманитар йөк составында хәләл тушенка, хөрмә, тәм-томнар һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук поход намазлыклары һәм мөселман атрибутикасы бар.
Шул ук көнне РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе госпитальдә булды, делегация әгъзалары яралылар һәм табиблар белән аралашты. РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре фикеренчә, «Урзус» махсус билгеләнештәге медицина отряды госпитале медицина персоналының югары профессиональ дәрәҗәсе һәм югары технологияле медицина җиһазлары белән аерылып тора.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре алгы сызыктан китерелгән яралы хәрбиләр һәм санитария отряды хәрбиләре өчен исламның төп принциплары буенча лекция үткәрде һәм актуаль сорауларга җавап бирде.
«Урзус» махсус билгеләнештәге медицина отряды каршындагы госпиталь – 4 территорияле тернәкләндерү үзәге. Госпиталь каршында православие чиркәве эшли инде. Хәзер аның янында шундый ук зурлыктагы мәчет барлыкка килде. Отряд хезмәткәрләре фикеренчә, мәчет һәм православие чиркәве комплексы, төрле конфессия хәрбиләренең бердәмлеген белдерә. Мәчеттә чишенү һәм тәһарәт бүлмәсе, намаз залы, шулай ук дини әдәбият китапханәсе урнаштыру өчен урын бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз