news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луганскида татар шигърияте һәм мәдәниятенә багышланган чара булды

https://dsmr.ru/

М.Горький исемендәге Луганск шәһәр китапханәсендә татар шигърияте һәм мәдәниятенә багышланган чара узды. Анда Луганск Халык Республикасының барлык почмакларыннан татарлар килгән иде. Бәйрәмне Луганск мөселманнары Диния нәзарәте һәм төбәк Мәдәният, спорт һәм яшьләр министрлыгы ярдәмендә Гөлфия Кәбированың төбәк татар мәдәни үзәге оештырды.

Бу көнне китапханә кунаклары һәм укучылары гына түгел, ә Луганск татар җәмгыяте вәкилләре дә туган телнең - милләтнең тарихын һәм бабаларыбыз истәлеген саклаучы уникаль мәдәни мирас булуын чираттагы тапкыр исбатлау өчен җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре, «Стожары» халык вокал ансамбле, «Җаным» татар ансамбле, «Йолдызлык» хореграфия ансамбле вәкилләре, Луганск шәһәренең 60нчы гимназиясе укучылары Индира Садыйкова һәм Ясмин Касым, Виктория һәм Мария Драпак гаилә дуэты чыгыш ясады. 

Чараны китап күргәзмәсе тулыландырды, анда татар теле һәм сөйләм культурасы буенча басмалар, мәкальләр һәм шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде.

Бәйрәм азагында барлык катнашучылар да диплом һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100