news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луганскида республика мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Сабантуй узды

Луганскида республика мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Сабантуй узды
Фото: https://tatar-congress.org

Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Луганск Халык Республикасы Азәрбайҗан конгрессы» милли-мәдәни җәмгыяте, «Чишмә татар мәдәни үзәге» активы ярдәме белән 2024 елгы республика Сабантуе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда Луганскиның барлык мөселман дини оешмалары, Дагыстан Республикасыннан имам-теологлар, иҗтимагый оешмалар катнашты. Чара югары дәрәҗәдә узды.

Балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар оештырылды, мөнәҗәтләр әйтелде, милли җырлар яңгырады. Бәйрәмгә килгән Луганск мөфтие дин әһелләре белән эш киңәшмәсе үткәреп алды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100