Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Луганскида Мамадышта туган Россия Герое Ирек Магасумовка карата суд башланды
Бүген Луганск Халык Республикасының Хәрби судында Мамадышта туып-үскән Россия Герое Ирек Магасумов эше буенча процесс башланды. Аны 2023 елның августында 18 яшьлек кызны үтерүдә гаеплиләр. Гаепләнүче үз гаебен катгый рәвештә кире кага. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.
«Бүген процесс һәм суд тикшерүе башланды, гаепләү игълан ителде. Ике як та бу эшкә үз мөнәсәбәтен белдерде. Алга таба гаепләү ягы дәлилләрне игълан итәргә кереште, эш материалларын тикшерделәр - көне буе шуның белән шөгыльләнделәр диярлек», - дип сөйләде Магасумов адвокаты Константин Елфимов.
Россия Героеның адвокаты процессның ачык булуын зур плюс дип саный. Димәк, адвокатлар процесста булганны яздыра ала, шулай ук судка җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган гражданнар килә ала.
Агымдагы елның мартында Россия Героена эшне присяжный утырышчылары катнашында караудан баш тарттылар. Карар Луганск Халык Республикасында 2027 елга кадәр присяжныйлар суды үткәрелмәячәгенә нигезләнгән, дип аңлатты Елфимов.
Яклау ягы бу карарга Көньяк округ хәрби судына шикаять бирде, ләкин анда да кире кактылар. Хәзер Геройның адвокатлары бу карарга кассацион шикаять әзерли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз