Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганскида Чаллы волонтерлары машинасына Украина дроны һөҗүм иткән
Лисичанск һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләрне көн саен кайнар ризык белән тәэмин итүче Чаллы волонтерлары Луганск Халык Республикасында азык-төлек тарату вакытында дрон һөҗүменә дучар булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, волонтерларга Новодружевск һәм Приволье шәһәрләренә ризык алып барган чакта FPV-дрон һөҗүм иткән.
Пилотсыз очучы аппарат автомобильнең арткы өлешенә тигән. Машинаның тәрәзәләре ватылган, ризык тутырылган канистрлар кыйпылчыклар белән тишкәләнеп беткән, УАЗның түбәсенә зыян килгән.
Машина йөртүче һәм ризык таратучы могҗиза белән генә исән калган. Автомобильнең өске өлеше маскировка челтәре һәм такталар катламы белән капланган булган – бу фаҗигадән котылырга ярдәм иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз