news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск янында хәрбиләр өчен намаз уку бүлмәсе ачыла

Луганск янында хәрбиләр өчен намаз уку бүлмәсе ачыла
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Енисей» батальоны командиры урынбасары, Казан шәһәре Думасы депутаты Альфред Вәлиев һәм подполковник Линар Сафин белән очрашты. Алар «Енисей» батальоны солдатлары өчен Луганск янында намаз уку бүлмәсе булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышты.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу барышында гыйбадәт кылу бүлмәсе өчен кирәкле таләпләр билгеләнде, эчке бизәлешне формалаштыру сораулары һәм намаз бүлмәсе булдыруга кагылышлы башка мәсьәләләр тикшерелде.

Мөфти Камил хәзрәт кунакларның сорауларына җавап бирде һәм намаз уку бүлмәләрен ачу тәҗрибәсе, шулай ук мондый бүлмәләр өчен кирәкле җиһазлар турында җентекләп сөйләде. Килгән кунак намаз уку бүлмәсенә имам табу, шулай ук Коръән, шәмаил, намаз уку китаплары, догалыклар белән ярдәм итү мөмкинлеген карауны сорады. Мөфти Камил хәзрәт, хәрбиләрне нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортының дини әдәбияты белән тәэмин итү өчен, җаваплы затлар алдында намаз уку бүлмәсен оештыруда ярдәм итү буенча бурычлар куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot