Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына килде. Биредә Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге хакында сөйләде. Милли Шура рәисе шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.
Чарада Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәре «Таң» шәһәр татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флүр Карачурин, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфия Кәбирова Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнде.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен түбәндеге кешеләр Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәре «Таң» шәһәр татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Тәнзилә Сөнгәтуллина,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасының Антрацит шәһәре бүлеге җитәкчесе Нурия Соболева,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасының Кировск шәһәре бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Бирюкова,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле солисты Рәшидә Садыйкова,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле солисты Сания Мингалиева,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле гармунчысы Шаһмәрдан Үзбәков,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Раушания Сливина,
- Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы Әлфия Алпатова.
Луганск Халык Республикасы татарлары җәмгыятьләренә Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре: төсле принтер, ламинатор, татар милли костюмнары һәм китаплар тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз