news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булды

Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов өлкәсенә килде. Луганск шәһәрендә Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булды. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Луганск төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлфия Кәбирова, «Таң (Рассвет)» шәһәр татар мәдәни үзәге» Алчевск иҗтимагый оешмасы рәисе Флүр Карачурин, ЛХР мөфтие урынбасары, Алчевск шәһәре имамы Акперов Игбал хаҗи, Луганск шәһәре иҗат йорты директоры Яровой Валерий катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot