Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә гуманитар ярдәм үзәге ачылды
![Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә гуманитар ярдәм үзәге ачылды](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/11/7e839387d9c0457f6bd447eca20b25c5.jpg)
Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә чираттагы гуманитар ярдәм үзәге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге ачылды. Анда әлеге объектлар Татарстанның Апас районы ярдәме белән барлыкка килде. Район хакимияте матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, үзәк төзелешен дә, аны офис мебеле белән җиһазландыруны да Татарстан муниципалитеты үз өстенә алган.
Үзәк даими нигездә эшләячәк. Бирегә атна саен мохтаҗларга ярдәм итү өчен гуманитар йөк китерәчәкләр. Үзәктә шулай ук халыкны борчыган мәсьәләләр буенча гаризалар да кабул ителәчәк.
«Әлеге үзәк Рубежное шәһәрендә яшәүче һәркемнең тормышын җиңеләйтергә ярдәм итсен!» - диде объектлар ачылышында катнашкан Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.
![](https://www.tatar-inform.ru/images/uploads/b7be514c7721f20118a4d2bb4e269ae9.jpg)
Фото: ТР Апас районы матбугат хезмәте
Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасына Апас районы халкы җыйган гуманитар йөк тә алып килделәр. Аны хәрбиләргә муниципалитет башлыгы тапшырды. Егетләр ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм үзләрен шулай кайгыртканга күңелләре булуын әйтте.
«Посылкалар җыюда катнашкан һәм гуманитар йөкне тиешле урынга озата барган һәркемгә рәхмәт белдерәм», - диде Айрат Җиһаншин.
Татарстан Луганск Халык Республикасының тагын бер каласын – Рубежное шәһәрен узган елның май аенда шефлыкка алды. Ул Лисичанскидан кечерәк һәм яхшырак сакланган.
Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз