news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луганск Халык Республикасының балалар учреждениеләренә 3 тоннадан артык ярдәм җибәрделәр

«Җиңү өчен! Казан» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы командасы ТР Яшьләр парламенты белән бергә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең социаль учреждениеләренә адреслы ярдәм тапшырды.

Хәйрия оешмасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ТР башкаласы мэры Илсур Метшин оешмага «Газель» машинасы бүләк иткән. Луганск Халык Республикасының социаль учреждениеләренә гуманитар йөкне нәкъ менә әлеге машинада алып киткәннәр. Хәйрия оешмасына ярдәмне җыюда шулай ук Казанның Совет районындагы балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Серафим Саровский храмына йөрүче мәхәллә кешеләре һәм Казанның битараф булмаган кешеләре ярдәм иткән.

«Җиңү өчен! Казан» коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы директоры Евгения Коцарь гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Чыннан да кирәкле әйберләрне җыелды, сатып алынды һәм тапшырылды, дип ассызыклады ул.

Йөк составына логопедик зондлар, балалар өчен батутлар, коры бассейннар, спорт җиһазлары, подгузниклар, канцелярия, уенчыклар һәм уеннар кергән. Әлеге әйберләр учреждениеләрдән алдан ук сорап алган исемлек нигезендә җыелган.

Ярдәмне Рубежное шәһәренең «Звезда» патриотик тәрбия, туган якны өйрәнү һәм балалар иҗаты үзәге»нә, Луганск Халык Республикасының «Гаилә үзәге» дәүләт казна учреждениесенең 20 номерлы филиалына, Рубежное шәһәренең 3 номерлы дәүләт бюджет гомуми белем бирү мәктәбенә һәм «Возрождение» республика инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәгенең Рубежное шәһәре бүлегенә тапшырдылар.

Ярдәмне волонтерлар шәхсән үзләре килеп балаларга тапшырган. «Мине бигрәк тә балалар үзәкләренең берсендә балаларның күз алдында батут җыйган мизгел тәэсирләндерде. Тәрбияләнүчеләрнең берсе шунда ук батутка менеп аны сынап карады. Аның күзләрен күрсәгез — аларда шуның кадәр шатлык һәм эчкерсез бәхет күренә иде. Моның хакына эшләргә була», - диде ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100