Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Халык Республикасыннан килгән укучылар «Татмедиа»да экскурсиядә булды

Луганск Халык Республикасыннан килгән укучылар бүген Татарстанның иң зур медиахолдингы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә экскурсиядә булды. Кунакларга журналистларның ничек эшләве, аларның миссиясе һәм бу һөнәргә кайда өйрәтүләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арина Потапова яза.
Укучылар «Салават Күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары редакцияләрендә булды. 9 сыйныф укучыларына анда басмаларның тарихы һәм эчтәлеге турында сөйләделәр. «Салават Күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова Луганскидан килгән кызлар һәм малайларны басманың сәхифәләре һәм нәни укучылар өчен иҗат ителгән мәкаләләр белән таныштырды. Шулай ук журналның һәр саны ничек уйлап чыгарылуын аңлатты.
Моннан тыш, ул «СалаваТік» популяр YouTube-проекты, анда катнашучыларның нәрсә белән шөгыльләнүе һәм ничек клип төшерүләре турында җентекләп сөйләде. Ахырда балаларга истәлеккә шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр һәм сканвордлар, буйый торган битләре булган иллюстрацияле журнал бүләк иттеләр.
Аннары балалар «Ялкын» яшүсмерләр журналы студиясендә булды. Аларга төп сәхифәләр, журналны әзерләүдә турыдан-туры катнашучы кешеләр һәм аның белән бәйле интернет-проектлар турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары «Кәеф» медиалабораториясендә нинди видеолар төшерелүе, беренче мәкаләне ничек язарга икәнлеге, журнал өчен мәгълүматның кайдан алынуы һәм аның номерга ничек эләгүе турында сорашты.
Экскурсия барышында укучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференцияләре залында булды. Шулай ук алар «Шаян ТВ» балалар телеканалы телестудиясен күрделәр.
«Бер атна эчендә без Казанның барлык төп урыннарында булдык һәм иртәгә өйгә кайтабыз. Без балалар белән «Татмедиа» бинасының масштабына таң калдык. Массакүләм мәгълүмат чараларының эшен күзәтү һәм аңларга тырышу кызык булды. Миңа үземне безнең «Луганск-24» телеканалында алып баручы ролендә сынап карау насыйп булды, һәм миңа бу һөнәр бик ошады», — дип сөйләде Луганск Халык Республикасы кунагы Маша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз