Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Халык Республикасында ракета һөҗүме аркасында хатын-кыз һәлак булган
Луганск Халык Республикасында яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз Свердловск шәһәрендә ВСуның шәхси секторга ракета һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һөҗүм торак йортлар янындагы территориягә туры килгән. Фаҗига алдагы көнне кич булган. Йортлар һәм хуҗалык корылмалары зыян күргән.
Бүген иртән дошманның пилотсыз очкычы Старобельск – Беловодск юлында «ГАЗель» автомобиленә һөҗүм итте. Йөк машинасы май заводы продукциясен ташыган. Алынган җәрәхәтләрдән урында 50 яшьлек ир-ат вафат була. 39 яшьлек ир-ат яраланган, ул хастаханәгә озатылган, дип өстәде Пасечник.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз