news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск Халык Республикасында БПЛА һөҗүме аркасында дүрт кеше һәлак булган

Луганск Халык Республикасында дошман пилотсыз очкычларының тыныч халыкка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте.

«Антрацит-Красный Луч автоюлында БПЛА һөҗүме аркасында машина йөртүче һәм бер пассажир һәлак булган. Антрацитовск муниципаль округының Красный Кут һәм Малониколаевка бистәләре районында дошман тагын ике йөк машинасына һөҗүм иткән, машина йөртүчеләр һәлак булган. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – дип язган Пасечник Макста.

Моннан тыш, Луганск Халык Республикасы башлыгы мәгълүматлары буенча, Перевальск округында дошман дроны һөҗүменә йөк автомобиле эләккән. Новоайдардан чыкканда «Газель»гә тагын бер һөҗүм туры килде. Ике машина йөртүче дә яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot