Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Халык Республикасы сәнәгать министры итеп Татарстаннан Тимур Саматов билгеләнде

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов Луганск Халык Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын җитәкләячәк. Бу хакта ЛНР башлыгы Леонид Пасечник Telegram-каналында хәбәр итте.
«Безнең дәүләт территориясен тулысынча азат иткәннән соң, Луганск Халык Республикасының төп бурычларының берсе – Россия белән актив берләшү һәм Луганщинаның икътисади потенциалын торгызу. Республика Хөкүмәте алдында торган бурычлар төрләре шактый киңәйде, шуңа бәйле рәвештә, мин билгеләнү турындагы карарларны имзаладым», – дип язган Пасечник.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Саматовның министр вазифасына билгеләнүен расладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз