news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луганск татары: Бәйсез Донбасс җирендә тынычлык урнашкач, зур бәйрәм уздыру хыялы туды

Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәният үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Флюр Карачурин Сабантуйны зурлап уздыру теләге турында әйтте.

«Кемерово, Новокузнецкидагы Сабантуйлардан кайтканда, Бәйсез Донбасс җирендә тынычлык урнашкач, зур тирән эчтәлекле бәйрәм уздыру хыялы туды. Донбасс татарлары моңа лаек», - дип белдерде ул.

Флюр Карачурин соңгы елларда Сабан туен торгызу юнәлешендә эшләгәннәрен әйтте. «Быел ул провокацияләр туктатылмаган шартларда ябык бинада зур актлар залында узды. Конгресс татар артистларын җибәрде. Рәхмәт моның өчен. Җирле милләттәшләр халкыбызның җыр-моңына бик сусаган иде», - диде Карачурин.

Ул быел Бөтендөнья татар конгрессы съездында рәсми рәвештә катнашуларын искәртте. «Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе тарафыннан безнең республикаларны тану нәтиҗәсендә тормышка ашты. Без үз хокукларыбызны яклап сигез ел көрәштек. Ниһаять, бәйсезлек өчен Россиягә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мин бәйсез дәүләт вәкиле булып килүемә шат һәм горурланам», - дип белдерде.

Флюр Карачурин әйтүенчә, Донбасска татарларның күченеп килүе 19 гасырга ук карый. Бу шушы төбәктә күмер һәм металлургия сәнәгате үсешенә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100