Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Луганск Республикасының ТР шефлыкка алган шәһәрләренә Тукай районыннан ярдәм китерделәр
Татарстанның Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Лисичанск һәм Рубежноеда гуманитар миссия белән булды. Әлеге шәһәрләргә җирле коммуналь хезмәтләрнең гаризалары нигезендә формалаштырылган адреслы ярдәмнең 38нче колоннасын китерделәр.
«Бер ай элек без Камил Нәҗмиев белән Лисичанск коммуналь хезмәтләренең ихтыяҗлары турында фикер алыштык, бүген бу бурычлар хәл ителде. Тапшырылган җиһазлар коммуналь хезмәтләргә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Лисичанскида су белән тәэмин итү буенча катлаулы участоклар бар һәм монда теләсә нинди ышанычлы техниканың кыйммәте икеләтә зур. Татарстан, хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә калып, ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк», – дип белдерде ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
Гуманитар йөк составында авария бригадасы эше өчен тулысынча җиһазландырылган УАЗ автомобиле, генераторлар, шөреп боргычлар, бензин пычкылары, газ баллоннары, балталар, кул пычкылары, махсус беркеткечләр, инженерлык боҗралары, шулай ук коеларны ябу өчен капкачлы 20 плитә бар. Боларның барысы да Лисичанскиның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә тапшырылды, анда Татарстаннан авария бригадалары эшли инде.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
«Машина аварияләрне бетерү, су белән тәэмин итүне торгызу һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтү өчен тулысынча комплектланган. Гуманитар ярдәмне бөтен район җыйды – предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм безнең ярдәмнең мөһимлеген аңлаган кешеләр кушылды», - дип искәртте Камил Нәҗмиев.
Шефлык ярдәме кысаларында гуманитар ярдәм китерү алга таба да дәвам итәчәк. Бу Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә коммуналь хезмәтләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз