news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луганск Республикасында Татарстаннан Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мемориал ачыла

Луганск Республикасында Татарстаннан Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мемориал ачыла
Фото: t.me/government_lnr/50248

Луганск Халык Республикасының Золотое шәһәрендә Татарстаннан Россия Герое Дамир Исламовка багышланган мемориал барлыкка киләчәк. Хәрби хезмәткәр әлеге шәһәрне саклаган. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориал өчен Солнечный кварталындагы 8а номерлы йорт районында урын билгеләнгән. Җирле халык идеяне хуплаган һәм күптән түгел зур өмә оештырган. Кешеләр бергәләп мәйданны җыештырган: агачларны, тамырларны йолкып алган һәм ландшафтны планлаштырган.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. Ул махсус операция башланганчы ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына якын хезмәт итә.

Герой 1996 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәрендә туа. Дамир Исламов Казан югары танк команда Кызыл Байраклы училищесын тәмамлый.

2022 елның 7 мартында өлкән лейтенант Дамир Исламов Т-72Б1 танкы белән җитәкчелек итә. Аның экипажы бронегруппа составында дошманның ЛНР шәһәре янәшәсендәге ныгытылган районын штурмлый. Экипаж дошманның дүрт танкын юк итә, әмма бишенчесенең уты Россия лейтенантының хәрби машинасына эләгә. Дамир Исламов һәм аның экипажы һәлак була.

Дамир Исламов каһарманлыгы, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Россия Герое исеме белән бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot