news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары нәзарәттән һәм партнерлардан грантлар алды

Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары нәзарәттән һәм партнерлардан грантлар алды
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Болгарда узган «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак.

Проектларны сайлап алганда жюри түбәндәге критерийларны исәпкә алды: идеянең актуальлеге һәм социаль әһәмияте, аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, чараларның проект максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, инновациялелек һәм уникальлек, бюджетның чынбарлыкка туры килүе һәм планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы.

Искәртеп үтәбез, «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумы 2026 елның 19-26 июлендә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә узды. Әлеге чарада Россиянең 13 төбәгеннән 130 егет һәм кыз катнашты. Форумны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot