news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Исегезгә төшерәбез, быел документларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде, аларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшырырга була.

Лубян урман-техника көллиятендә  махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар.

Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100