news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лубян урман-техника көллиятендә укырга керү өчен документлар кабул ителә

Биредә "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча белем алып була.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел да 10 ай, 11 сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техника көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман участогы бар.

Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100