Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә
Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Кукмара районының Лубян бистәсендә урнашкан "Лубян урман-техника көллияте"нә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 нчы сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.
Лубян урман-техника көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган, диелә бу хәбәрдә.
Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.
Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә була: http://lublt.ru яки түбәндәге телефон буенча: 8 (84364) 23-2-23.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз