news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лубян урман-техника көллияте студентлары Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына әзерләнәләр

Студентлар үзләренең осталыкларын биш этапта күрсәттеләр

(Кукмара, 5 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Лубян урман-техника көллияте студентлары 10-13 октябрьдә Киров өлкәсенең Сувод урман хуҗалыгы техникумында үтәчәк Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына әзерләнәләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Үткән елда Лубян көллияте командасы, Мәскәү өлкәсенең Пушкин техникумы командасын гына алга уздырып, 19 команда арасында 2 урынны алды.

-Студентлар үзләренең осталыкларын биш этапта күрсәттеләр: урман бүлемтегендәге төп эшләр – агачларны егу, урманнарны яңадан үстерү – агачлар утырту, дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге - урман законнарын бозучыларга карата беркетмәләр төзү, урман бүлемтеген бүлеп бирү, аның исәбен алу һәм бәяләү, урман янгынын сүндерүне имитацияләү, - ди көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Безнең студентлар ярышларга көн саен әзерләнәләр һәм биремнәрне үтәүгә зур җаваплылык белән карыйлар.

Студентлар ялга туктап алган арада безгә алар белән аралашырга туры килде.

-Үткән елда без икенче урынны яуладык һәм бу юлы да уңышка исәп тотабыз, - ди алар. - Бу ярышларда без көллият данын яклыйбыз, барлык биремнәрне төгәл итеп үтәргә, команданы уңайсыз хәлдә калдырмаска тырышабыз.

Ярышлар Россия Федерациясенең урман Федераль агентлыгы башлангычы белән үтә. Максаты – урман белгечлекләре буенча белем бирү сыйфатын күтәрү. Ярышларда катнашучылар, уку вакытында алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтеп, үзенә күрә гамәли имтихан бирәләр, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100