news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лубян урман-техник көллияте проекты 20 мең сумлык сертификатка лаек булган

Көллият хезмәткәрләре "Заповедная сказка" проекты белән "Кече ватан территориясе" профильле мәйданчыгында финалист булган

Лубян урман-техник көллияте проекты 20 мең сумлык сертификатка лаек булган
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре "Заповедная сказка" проекты белән "Кече ватан территориясе" профильле мәйданчыгында финалист булган. Аларга 20 мең сумлык сертификат тапшырылган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә. 

Казанның IT-паркында "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" дигән IX республика яшьләр форумы үткән. Анда республиканың иң яхшы 20 проекты вәкилләре үз идеяләрен тәкъдим иткән.

"Заповедная сказка" проекты – ул балаларда өзлексез экологик белем бирү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән экологик-туристик сукмак. Төрле биремнәр белән гадәти булмаган маршрут Лубян авылының Аккош паркы буенча узар дип күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100