Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лубян көллияте студентлары "Яшь һөнәрчеләр" төбәк чемпионатында призлы урыннар алды
Студентлар "Ландшафт дизайны" буенча үз осталыкларын сынады
(Кукмара, 7 февраль, "Татар-информ", “Хезмәт даны”). Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты узды. Эшче һөнәрләр чемпионатында кукмаралылар да актив катнашты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” газетасы.
Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча үз осталыгын күрсәтте. Көллиятнең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина – беренче, 4 курс студентлары Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева икенче урыннарны яулады.
Студентларны бәйгегә көллият директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наил Сираҗетдинов һәм укытучы Наталья Сираҗетдинова әзерләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз