Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лозаннада урнашкан FINA офисында Казанда узачак 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек турында фикерләштеләр
Kazan-Arenaны әзерләү графигы хакында аерым сөйләштеләр
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Лозаннада урнашкан ФИНА Халыкара йөзү федерациясе офисында Казанда узачак спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Анда FINAның башкарма директоры Корнель Маркулеску, Халыкара йөзү федерациясенең спорт корылмалары комитеты рәисе Хоакин Пужоль, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров, дирекциянең генераль секретаре Ранко Тепавчевич катнашты.
Очрашуда катнашучылар объектларны әзерләү һәм чемпионатның телевизион трансляцияләрен оештыру, аларның расписаниесе, ТВ-компаунд урнаштыру зоналарын һәм ярышларның башлану вакыты мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Спортның йөзү һәм синхронлы йөзү кебек су төрләре ярышларын кабул итәчәк беренче стадион - Kazan-Arenaны әзерләү графигы хакында аерым сөйләштеләр. "Белгәнебезчә, Халыкара йөзү федерациясе элегрәк футбол стадионында мондый ярышларны үткәрмәде, шуңа да объектта бассейн булдыру һәм "су мохите, атмосферасы" формалаштыру - безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе", - диде Азат Кадыйров.
Эш очрашулары кысаларында, ярышларда катнашучыларны урнаштыру, объектларга алып бару, алып кайту, маркетинг программасы, тренировкалар программасын формалаштыру мәсьәләләре дә тикшерелде, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз