news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лотфулла Шәфигуллин икътисад һәм эшмәкәрлек комитетында рәислек итәчәк

"Таттелеком" оешмасының элеккеге җитәкчесе быел "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланды.

Лотфулла Шәфигуллин икътисад һәм эшмәкәрлек комитетында рәислек итәчәк
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). ТР Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп “Таттелеком”ның элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин сайланды. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш парламентның беренче утырышында билгеле булды.

Лотфулла Шәфигуллин кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.

  • Бу комитет составына барлыгы 14 депутат керде. Шул исәптән, алар арасында – “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких, “КАМАЗ-Марко” ҖЧҖ генераль директоры Роман Мугерман, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot