Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лотфулла Шәфигуллин парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләячәк
Лотфулла Шәфигуллин Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләячәк. Бу хакта бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 20 нче утырышында билгеле булды.
«Лотфулла Шәфигуллин Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә теләк белдереп, гариза кертте. Бу комитетның составында үзгәрешләр исәпкә алынды», – диде Татарстан парламенты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.
Бу карар бүген парламент утырышында хупланды.
Әйтергә кирәк, Лотфулла Шәфигуллин дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылышларда депутат булып сайланып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетына җитәкчелек иткән иде. Быел 3 апрельдә ул җиденче чакырылыш депутаты итеп теркәлде. Фәрит Мөхәммәтшин вакытыннан алда депутат һәм парламент рәисе вазифасыннан киткәнлектән, депутат мандаты бушаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз