news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лос-Анджелеста Сабан туе үтте: фото һәм видео

Оештыручылар быелгы бәйрәм программасын балаларга тәгаенләргә тырышкан.

(Казан, 21 май, "Татар-информ, Алсу Исмәгыйлева). Лос-Анджелес татарлары һәм башкортлары Сабан туен үткәрде. Бәйрәмдә барлыгы 70ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе Айгөл Гыймранова-Лион.

"Сабан туен, елдагыча, үз акчабызга оештырдык. Әйтергә кирәк, быел Сабан туенда былтыргыга караганда азрак кеше җыелды, Фейсбукта реклама җитеп бетмәде, ахрысы. Шулай да куанычлы ягы да бар - быел бәйрәмгә яңа кешеләр, моңарчы таныш булмаганнар да килгән иде. Милләттәшләребез белән бердәм булып яшәргә тырышабыз", - диде Айгөл.

Оештыручы билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасын алар балаларга тәгаенләргә тырышкан. "Олылар, гадәттә, гапләшеп утырырга ярата, ә балалар уеннарда, Сабан туе бәйгеләрендә бик теләп катнашты", - диде ул. Соңыннан милли ризыклардан табын корып, чәй өстәле артында аралашканнар.

"Сабан туен оештыруга тотылган чыгымнарны бераз каплар өчен лотерея дә оештырдык, билет кыйммәт түгел, биш доллар иде", - дип сөйләде Айгөл Гыймранова-Лион. 

news_right_1
news_right_2
news_bot