news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лондондагы бер мәчеттә атыш булган

Полиция хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Узган төндә Лондонның Илфорд районындагы мәчеттә атыш булган. Бу хакта полициянең Twitter сәхифәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Хай-роуд урамындагы “Җиде патша” мәчетендә атыш булды. Бирегә полиция хезмәткәрләре килде. Беркем дә зыян күрмәгән. Полиция хезмәткәрләре монда төн дәвамында булачак”, - диелә хәбәрдә.

Daily Mirror газетасы язуынча, дога кылучылар җыелган “Җиде патша” мәчете килеп чыккан хәл аркасында ябылган.

Соңрак полициядә хәбәр итүләренчә, мәчеткә буш патроннар белән атканнар. Бу хәл терроризм белән бәйле түгел.

“Әлеге этапта без буш патронлы корал кулланылган дип саныйбыз. Яраланучылар юк, зыян килмәде. Бу хәл терроризм белән бәйле түгел дип карала”, - диелгән хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot