Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лондонда әйдәп баручы туроператорларга Татарстан белән Казанны презентацияләделәр
Бөекбритания башкаласында "World Travel Market" халыкара туристлык күргәзмәсе эшли
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Лондонда "World Travel Market" халыкара туристлык күргәзмәсендә әйдәп баручы туроператорларга Татарстан белән Казанны презентацияләделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
"World Travel Market" – дөньяви сәяхәтләр индустриясендә истәлекле вакыйга. Күргәзмә кысаларында, алты көн дәвамында, Лондонның ExCeL экспоүзәге мәйданчыгында тармак профессионаллары җыела. Чарада кунакханә предприятиеләре, туристлык компанияләре һәм авиахезмәт күрсәтүче компания вәкилләре катнаша. Күргәзмә туристлык индустриясе өлкәсендә эре һәм халыкара килешүләр төзелә торган иң яхшы эшлекле мәйданчык булып санала. Ул моннан 30 елдан артык элек гамәлгә куелган һәм ел саен үткәрелә.
Кичә күргәзмә кысаларында “Казан шаккатыра!” презентациясе тәкъдим ителде. Делегация әгъзалары - Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казанның Туризмны үстерергә ярдәм итү комитеты директоры Евгения Лодвигова, шулай ук Бөекбритания татар диаспорасы вәкилләре Татарстан һәм аның башкаласы бөтен дөнья туристларын нәрсә белән шаккатыра алуы турында сөйләделәр.
"World Travel Market" күргәзмәсендә һәр ил һәм һәр шәһәр үз асылын һәм үзенчәлеген табарга һәм тәкъдим итәргә тели. Зур туристлар агымын җәлеп итәргә сәләтле Казанның үзенчәлеге анда ике дөнья, ике мәдәният берләшүдә. Казан христианнар белән ислам дине вәкилләре килешеп дус-тату яшәүләре белән шаккатыра. Татарстан делегациясе вәкилләре сүзләренә караганда, Татарстан башкаласының бу тренды күргәзмәдә аерым яңгыраш алды.
Күргәзмәдә катнашучылар презентациягә килүчеләрнең кызыксынуын билгеләп үтте. Шулай итеп, Казан мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе Сергей Лобов сүзләренә караганда, кешеләр Татарстан һәм аның башкаласы турында күбрәк тыңларга һәм белергә әзер.
Татарстан делегациясе туроператорлар вәкилләре белән 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча узачак ДЧ-2015 не үткәрү турында да сөйләштеләр.
ТР башкаласы презентациясе аерым туроператорлар белән очрашуда дәвам итәчәк.
Шулай ук Татарстан стендында “Татарстан хәзинәләре” дип аталган республика турында яңа ролик презентацияләнәчәк (аның авторы - танылган Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайт), шулай ук чәкчәк белән чәй дә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз