news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лондонда шагыйрь, тарихчы Равил Бохараевны искә алу кичәсе уздыралар

Шагыйрьнең вафатына 6 ел тулуга багышланган кичәдә яңа китаплары тәкъдим ителәчәк, шигырьләре укылачак.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә, ягъни 13 февраль көнне, Бөекбританиянең Лондон шәһәрендәге Русский Дом бинасында танылган шагыйрь, тарихчы, прозаик Равил Бохараевны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ”. Мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Бохараевның тормыш иптәше – шагыйрә, эссеист, фоторәссам Лидия Григорьева хәбәр итә.

Быел Равил Бохараевның вафатына 6 ел. “Җанымны иреккә җибәр” (“Отпусти мою душу на волю”) исемле кичәне кереш сүз белән Лидия Григорьева ачып җибәрәчәк. Биредә Равил Бохараевның үзе бакыйлыкка күчкәч нәшер ителгән яңа китаплары тәкъдим ителәчәк. Кичәдә язучы, Би-би-си бөтендөнья хезмәтенең көнчыгыш департаменты директоры Хәмид Исмайлов, галим-биолог Александр Филиппов, Казахстаннан фәлсәфә фәннәре кандидаты Нурым Тайбәк чыгыш ясаячак. Чарада Равил Бохараевның туганнары да катнашачак. Париждан туганы Луиза Бохараеваның кайтып, француз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр укуы ниятләнә. Инглиз шагыйре һәм тәрҗемәче Джон Фарндон Равил Бохараевның инглиз телендәге шигырьләрен тәкъдим итәчәк. Кичәдә Лия Заһидуллинаның «Гражданин Казани» телефильмы һәм Равил Бохараевның 2011 елның октябрендә Казан консерваториясе концертлар залында узган юбилей кичәсенең видеоязмасы күрсәтеләчәк.

Экраннан авторның үзенең дә шигъри сүзе яңгыраячак. Шагыйрь рус, татар, инглиз, венгер телләрендә шигырьләр иҗат иткән.

Равил Бохараев – танылган шагыйрь, проза остасы, тарихчы, тәрҗемәче. 1951 елда Казанда дөньяга килгән. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын һәм Мәскәү дәүләт университетының теоретик кибернетика буенча аспирантураны тәмамлаган. 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1990 еллардан Лондонда Бибиси Рус хезмәтендә эшләгән. 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. 2011 елда БМОның “Халыклар файдасына хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 40 тан артык шигырь, проза, шулай ук тарихи һәм икътисади-сәяси тикшеренүләр китаплары авторы. 2012 елның 24 гыйнварында Лондонда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100