Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лондонда Равил Бохараевка багышланган күргәзмә ачылачак
Рәссам Ринат Курамшин Бөекбританиядә Россия тарихи-мәдәни мирасы музеен оештыру тәкъдиме белән чыкты: тәүге күргәзмә Равил Бохараевка багышлана.
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов танылган рәссам, җәмәгать эшлеклесе Ринат Курамшин белән очрашты, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте. Мәскәү өлкәсендә яшәүче, Долгопрудный шәһәрендә тарих-сәнгать музеен җитәкләүче, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе урынбасары Ринат Курамшин Бөекбританиядә Россия тарихи-мәдәни мирасы музеен оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Ринат Курамшин сүзләренчә, Бөекбританиядә музей ачу идеясе очраклы тумаган. Төрле елларда Лондонда Россиядән күп кенә талантлы кешеләр килеп яшәгән. Алар арасында – язучылар, музыкантлар, рәссамнар, галимнәр бар. Бу уңайдан, тәүге күргәзмәне шагыйрь, язучы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараев (1951–2012) тормышына һәм иҗатына багышларга телиләр. Равил Бохараев Казанда туып, биредә белем алса да, гомеренең соңгы 20 елын Лондонда яшәп иҗат итте, күпмилләтле Россия һәм Татарстанны якын һәм ерак чит илләрдә танытуга өлеш кертте.
Лондонда күргәзмәне 2017 елның 24 гыйнварында ачарга ниятлиләр, бу көнне Равил Бохараев вафатына биш ел тулачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз