news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лондонда намаздан кайтучыларны машина бәрдергән

Һәлакәт урынында бер кеше үлгән, дистәгә якыны хастаханәгә озатылган.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлешендә халык өстенә автомобиль менү аркасында бер кешенең гомере өзелгән  һәм унысының сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәт аркасында җәрәхәт алучыларның сигезе хастаханәгә озатылган. Бу хакта җирле басмалар һәм ТАСС агынтлыгына сылтама белән "Российская газета" язып чыкты.

Әлеге хәл җирле мәчет янында булган. Бу вакытта халыкның төнге намаздан кайтышлары булган. Микроавтобус йөртүчесен үтеп баручылар тоткарлап, полиция кулына тапшырган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot