news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лондонда машина халык төркеменә килеп кергән, атыш булган

Төп версия - теракт.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Вестминстер күперендә атыш 14.40 сәгать тирәсендә була. Моңа кадәр биредә машина халык төркеменә килеп кергән. Моның нәтиҗәсендә, 5 кеше һәлак булган. Шулай ук пычак белән коралланган ир-ат парламент бинасына үтеп кереп, полиция вәкилен яралаган, аннары аны атып үтергәннәр, дигән мәгълүмат та бар.

Шулай ук парламент бинасы янында атыш булган. Нәтиҗәдә, кимендә 10 кеше үлгән.

Әлеге хәлләрнең төп версиясе – теракт.  Россия Чит эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова акцияне алдан уйланылган дип белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100