news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лондонда ифтарлар оештыру проекты 70 мең кешене кунак иткән

Ифтар кичәләре иганәчеләр тарафыннан уздырылган.

Лондонда ифтарлар оештыру проекты 70 мең кешене кунак иткән
Лондон татарлары

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Лондонда узган быелгы ифтар чатыры проекты дүрт кыйтгада, ун шәһәрдә 70 мең кешене кунак иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Лондонда яшәүче татарлар хәбәр итте.

“Быелгы ифтар чатырының даими спонсоры “Лидл” супермаркеты булды. Әлбәттә, ифтарга килүчеләр арасында татарлар да бар. Ифтарлар һәр көнне уздырыла. Чатырдагы ифтар программалары өчен язылып торуга ихтыяҗ юк”, - дип сөйләде ифтар проектында катнашкан, исемен әйтергә теләмәгән татар кешесе.

Милләттәшебез сүзләренчә, Үзәк мәйданда кеше санын контрольдә тотмый булмый, шуңа күрә алдан ук язылу шарт. “Акча түләү каралмаган. Сәдака биреп, савап алырга теләүчеләр акча бирә алалар. Бу ифтарлар шундый иганәчеләрнең ярдәме белән аякта тора”, - ди ул.

“Ифтарлар Лондонның бөтен җирендә гөрли,  Күбрәк кешене сыйлап, савап казанырга ниятләгән кеше үзе теләгән мәчеткә акча биреп, дус-иш, туган-тумачасын анда чакырып кунак итә ала. Монда шулай ук һәркем кереп сыйлана ала”, - диде ул.

Моннан тыш, “Рамазан Чатыр” проектлары исемле волонтерлар оешмасы тарафыннан да ифтарлар оештырылган. “Активистларның күпчелеге – Лондондагы университетларда укучы студентлар. Исеменнән ук аңлашылганча, бу ифтарлар чатырда уздырыла”, - диде ул.

“Рамазанның соңгы атнасында исә чатырлардан “чыгып”, стадионда, соборда, паркта Британия китапханәсендә һәм башка урыннарда да үткәрелде. Ике урам ифтары да оештырылды: Лондонның Финсбури Парк дип аталган районында һәм Трафалгар Скверда узды”, - диде милләттәшебез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100