news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лондонда автобусларның бер өлешен каһвә калдыкларыннан ясалган биоягулыкка күчерәчәкләр

Бер шәһәр автобусын ягулык белән тәэмин итү өчен, Бөекбританиядә яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына елына 2,55 миллион чынаяк каһвә эчәргә кирәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Лондонда автобусларның бер өлешен каһвә калдыкларыннан ясалган биоягулыкка күчерергә карар кылганнар. Бу хакта, BBCга сылтама биреп, "Известия" яза.

Моның максаты – һаваны пычрату дәрәҗәсен киметүгә бәйле. Шулай да каһвә калдыкларыннан әле беренче мәртәбә генә ягулык ясарга булганнар. Ул автомобиль ягулыгы буларак та, биналарны җылыту өчен дә кулланыла алачак.

«Ридус» хәбәр иткәнчә, Лондонда ел саен 200 тоннага якын каһвә калдыгы хасил була, шунлыктан алар нигезендә ясалган ягулык зур файда китерер дип көтәләр. Бер шәһәр автобусын ягулык белән тәэмин итү өчен, Бөекбританиядә яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына елына 2,55 миллион чынаяк каһвә эчәргә кирәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot