news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лондон татарлары Туган тел бәйрәменә әзерләнә
Халыкара Туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 23 февральдә Лондонда яшәүче татарлар Халыкара Ана теле көне һәм Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узачак. Бу хакта Лондон татарлары һәм башкортларының "Заман" берләшмәсе хәбәр итә.
- Халыкара Туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә.
- Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е генә киң таралган. Ә 400гә якын тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Россиядә дә якын киләчәктә үлү ихтималы янаган йөздән артык тел исәпләнә. Белгечләр сүзләренчә, тел яшәсен өчен, анда кимендә 100 мең кеше сөйләшергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot