news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лондон мәчетендә татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы турында лекция укыдылар

Лекция тыңларга 70 кә якын кеше килгән иде.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Лондонның Үзәк мәчетендә татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы турында лекция укыдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов визит белән баргач, биредәге Бөекбританиядәге «Заман» татар-башкорт оешмасы активлары ТР Президентыннан Россиядәге татарлар һәм Ислам дине хакында лекцияләр уздыру кирәклеге хакында әйткән иде.

13 нче апрельдә узган лекциянең темасы «Татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы» хакында иде. Аны педагогика фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге институт директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов укыды. Кереш сүз белән Үзәк мәчет Фонды директоры һәм Ислам мәдәни үзәге докторы Әхмәт Әл Дубаян чыгыш ясый. Лекция тыңларга 70 кә якын кеше килгән иде.

Ислам мәдәни үзәге китапханәсенә «Казан басмасы» Коръәне, шулай ук татарлар һәм Болгар тарихына багышланган инглиз телендәге җиде томлык бүләк ителде.

  • Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500дән артык татар яши. Лондондагы Үзәк мәчеттә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot