news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Локомотив” пляжы һәм Дәрвишләр бистәсендәге күл коену өчен куркыныч дип табылган

Роспотребнадзор ял итү урыннарында суның торышы гигиена таләпләренә туры килми дип хәбәр итә.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) экспертлары Татарстанда берьюлы берничә сулыкны коенуга яраксыз дип тапкан. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 августка торышы буенча, кара исемлеккә Казанда Идел елгасындагы “Локомотив” пляжы һәм Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күле эләккән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе экспертлары суның торышын гигиена таләпләренә җавап бирми дип тапкан.

Күзәтчелек органында коенуны тыю турында аншлаг урнаштыру буенча күрсәтмә белән хат “Казан мэриясенә җибәрелгәнлеген әйттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100