news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләренең логотибы һәм гимны 27 ноябрьдә сайланачак

Иртәгә Казанда яшьләрнең визуаль образы һәм гимны бәйгеләренә йомгак ясалачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Иртәгә җәй көне игълан ителгән ике конкурска (Татарстан яшьләренең визуаль образын һәм гимнын булдыру) йомгак ясалачак. Безгә бик күп гариза һәм лаеклы эшләр килде», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Бәйгеләр Татарстан яшьләренең визуаль образын формалаштыруга һәм аның кыйммәтләрен, омтылышларын чагылдыра торган гимн булдыруга юнәлдерелгән. Яшьләр инициативаларына ярдәм итү, яшьләрне төбәкнең иҗтимагый һәм иҗади тормышына җәлеп итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot