Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан логопеды Елена Казарина Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде
Казанның Идел буе районы 247нче балалар бакчасының укытучы-логопеды, күп балалы ана Елена Казаринаның исеме Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде. Әниләр көне алдыннан ул «Татар-информ» агентлыгына үзенең эше һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.
Елена Александровна Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Ул мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 24 ел эшли һәм югары квалификация категориясенә ия. Күпьеллык хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен ул «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнгән. ТР Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкны аңа август ахырында узган чарада – Ишегалды көнендә тапшырдылар.
«Мин һөнәрем буенча – әдәбият һәм рус теле укытучысы, логопедия факультетында өстәмә белем алдым. Шулай да мине күбрәк балалар бакчасына, нәниләр янына тартты», – дип сөйләде ул.
Елена Александровна – күп балалы әни. Олы кызы Дарьяга - 18 яшь, ул КФУ каршындагы көллияттә укый һәм бию белән шөгыльләнә. Игезәкләре Ольга һәм Алексейга - 12шәр яшь, алар 68нче мәктәптә VI сыйныфта белем ала. Педагогның тормыш иптәше – хәрби пенсионер, гомере буе хокук саклау органнарында эшләгән. Күптән түгел ир белән хатын бергә гомер итүләренең 25 еллыгын билгеләп үткән.
Елена Казарина балаларын тормышындагы төп байлык дип саный. «Иң мөһиме – аларның янәшәдә, сәламәт, бәхетле булуы. Беренче урында – балалар, әлбәттә. Эш тә, башка нәрсә дә түгел», – дип искәртте ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз