news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лодзь воеводасы делегациясе -Татарстанда
Сәфәрнең максаты -“Түбән Кама нефтехим”, “Казан органик синтез” ААҖ белән сөйләшүләр алып бару
Скопировать ссылку
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов Польшаның Лодзь воеводасы делегациясе белән очрашты. Делегациягә Воевода бюросы директоры Марцин Шмая җитәкчелек итә. Очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган юнәлешләре тикшерелде.
Олег Власов әлеге сәфәр Татарстан белән Польша арасындагы ике яклы элемтәләрнең үсешенә ярдәм итәр дигән өмет белдерде. Кунакларга республиканың сәнәгый һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителеп, нефть химиясе комплексының үсеш перспективаларына төп игътибар юнәлтелде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Польша Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 2 урын алган. Ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме соңгы 6 елда рекордлы күрсәткечләргә җиткән. Аның күләме 2505,4 млн. доллар тәшкил итә. Шуның 2354,1 млн. доллары экспорт операцияләренә туры килә. Агымдагы елның беренче яртысында республикалар арасында сәүдә әйләнешенең күләме 403,4 млн. доллар булган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 3,4 тапкырга кимрәк. Нәтиҗәдә, ярты ел йомгаклары буенча, Польша Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 5 нче урында. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Польша капиталы катнашында 2 предприятие теркәлүе билгеле.
Марцин Шмая сәфәрнең максатын “Түбән Кама нефтехим”, “Казан органик синтез”ААҖ белән сөйләшүләр алып бару дип аңлатты. Ул шулай ук ике арада мөнәсәбәтләрне үстерү зарурлыгын искәртеп, эшлекле даирә вәкилләре визитларын алмашырга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2