news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама елгасында көймә йөзмә күпергә бәрелгән, бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән

Татарстанда, Кама елгасында көймә йөзмә күпергә бәрелгән. Бер ир-ат һәлак булган, икенчесе зыян күргән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига Чистайдагы көймә станциясендә булган. Көймә зур тизлектә йөзгән, йөртүчесе идарәсен югалткан һәм йөзмә күпергә килеп бәрелгән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 42 яшьлек ир-атны Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 46 яшьлек ир-атның мәетен, әлеге әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, тикшерүчеләргә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot