Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лобачевский медаленә һәм 75 мең доллар премиягә Америка галиме лаек булды
КФУда фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге хезмәтләр бәйгесенә йомгак ясалды.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген КФУда Н.И.Лобачевский исемендәге бәйге йомгакларын игълан иттеләр. Лобачевский медале һәм 75 мең АКШ доллары күләмендә акчалата премиягә Америка математигы Даниэль Вайс лаек дип табылды. Бу хакта medal.kpfu.ru хәбәр итә.
- Даниэль Вайс Макгилла университетының (Монреаль, Канада) математика профессоры.
Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премияне 2 декабрьдә Казан федераль университетының Александр залында КФУ гыйльми советының тантаналы утырышында тапшыралар.
- 2017 елда лауреат исеменә Калифорния университеты (АКШ) профессоры Ричард Мелвин Шен лаек булган иде. Премия ике елга бер тапкыр тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз