Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмира Әдиятуллина “Яу” тарихи комедиясенә югары бәя бирде
Яшь режиссер Айдар Габдрахмановның әлеге комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасында тәкъдим ителде.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Әлмира Әдиятуллина Татарстанда төшерелгән “Яу” тарихи комедиясенә югары бәя бирде. Бүген яшь режиссер Айдар Габдрахмановның әлеге комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасында тәкъдим ителде. Фильм фестивальдә “Милли конкурс” номинациясендә катнаша. “Яу” кинофорум мәйданчыгында премьера алдыннан күрсәтелде.
Айдар Габдрахмановның "Яу" пародияле комедиясе 1430 елгы тарихи вакыйгаларга багышланган. Казан һәм Әстерхан ханнары образын “Мунча ташы” юмор театры артистлары уйнавы ук фильмның пародия булуына ишарә. Казан ханы ролендә - Гамил Әсхәдулла. Сарай җырчысы образында – Салават Фәтхетдинов.
“Бу тарихи трагедия. Халкыбыз трагедиясе. Әлеге фильмны бөтен кешегә дә бөтен җирдә күрсәтәсе иде. Комедия булса да, аны елмаеп карап булмый. Мин аны караганда, үземә урын таба алмадым. Сезнең арагызда буласым килә”, - диде Әлмира Әдиятуллина һәм татар халкы рухын бирә алганнары өчен әлеге фильмны төшергән яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- "Яу" тарихи фильмының идея авторы - Альберт Шакиров һәм Рәис Шәйхетдинов. Рәис Шәйхетдинов - баш продюсер, Альберт Шакиров - сценарий авторы.
Комедия тулысынча әзерләнеп беткәч прокатка чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз