news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмирә Әдиятуллина Хаҗ сәфәрендә: Барыбыз да бертуганнарга әйләндек, без - Ислам динендә

Социаль челтәрдә журналистның видеомөрәҗәгате чыкты.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Социаль челтәрдә “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Әлмирә Әдиятуллина Хаҗ сәфәреннән видеомөрәҗәгате чыкты.

“Без - планетаның иң бәхетле кешеләре. Шушы “Әл-Хәрәм” мәчете янында басып торабыз. Догаларыбызны кылдык, тәваф кылдык, Аллага шөкер. Бөтендөнья мөселманнарының бергәлектә, бердәмлектә Ислам динен куәтләндерә торган көчләрен аңладык. Ул матур. Безнең өчен бик зур бәхет, могҗиза. Аллага шөкер, хәзрәтебез безгә бөтен нечкәлекләрне һәм русча, һәм татарча, һәм гарәпчә аңлатты. Барыбыз да бертуганнарга әйләндек: без сеңелкәшләр, апалар, балалар. Аллага шөкер, без Ислам динендә. Шушы планетада Ислам динебезне куәтләндерү өчен армый-талмый эшлибез һәм киләчәктә дә Ислам динебезне куәтләндерергә көч-кодрәт табачакбыз”, - дип сөйли Әлмирә Әдиятуллина видеомөрәҗәгатендә .

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 9 сентябрь көнне, 00:50 сәгатьтә хаҗиларның беренче төркеме Казанга кайтып төшә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100