Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә журналистларга премия тапшырылды
Бу премия, унбиш ел туктап торганнан соң, узган ел бирелә башлады
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәттә журналистика тарихына мәшһүр каләм иясе булып кереп калган талантлы шәхес, шагыйрь Иван Винокуров исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Әлмәтнефть” идарәсенең баш икътисадчысы Ирек Газизуллин да катнашты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Узган ел Әлмәт журналистлар оешмасы һәм “Әлмәтнефть” идарәсе тырышлыгы белән Иван Винокуров исемендәге премия, унбиш ел туктап торганнан соң, кабат бирелә башлады. Мәртәбәле премия биш номинация буенча бирелә. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә “Нефтяник” газетасы баш мөхәррире Светлана Ежова, әлеге газета журналисты Лилия Шакирова, “Җомга” тапшыруын алып баручы Нәфисә Сабирҗанова, ветеран журналист София Гарифуллина һәм “Әлмәт таңнары” газетасының бүлек редакторы Гөлфия Әхмәтханова лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз