Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
«Иң үзенчәлекле җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт муниципаль районының Иске Михайловка урта мәктәбендә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Әлмәт урманчылыгы белгечләре җиңүчеләргә бүләкләр — мактау грамоталары һәм символик призлар тапшырган.
Әлеге конкурс 1-4 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 3 сыйныф укучысы Валерия Кинева яулаган. Икенче урынга Елизавета Будникова (1 сыйныф), өченче урынга Раилә Мохтасарова (4 сыйныф) һәм Тимерхан Низамов (2 сыйныф) лаек булган.
Шулай ук «Иң үзенчәлекле җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз