news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә үзенчәлекле хоккей уены бара

Әлеге төбәк этабында җиңүчеләр 3 мартта Мәскәүгә финал уеннарына юллама ала.

 (Әлмәт, 4 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәткә хоккейчылар җыелды, дип яза җирле басма.

Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта " Red Bull. Шлем и краги" проекты кысаларында беренче тапкыр гадәти булмаган хоккей ярышы оештырылды. Матчлар олимпия системасы буенча бара. Бозда 4 әр уенчыдан торган командалар, капкачы юк. Алка кертү өчен капка урынына махсус тишекләр ясалган автопокрышкалар конструкциясе генә. Ике периодлы уеннарда 32 команда катнаша. Мондый уен Татарстанда Казанда һәм Әлмәттә генә уздырыла икән. Әлеге төбәк этабында җиңүчеләр 3 мартта Мәскәүгә финал уеннарына юллама ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot