news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә үзара салым билгеләү буенча референдум уза

Халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.

(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Якшәмбе, 19 ноябрьдә, Әлмәттә авыл җирлекләрендә үзара салым билгеләү буенча референдум үтәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин бу хакта аңлатма бирде, дип яза җирле басма.

Быел да республиканың барлык авыл җирлекләрендә референдум бер көнне үтәчәк. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап үзара салым референдумы уздыру вакыты алышынды. Шулай итеп, 19 ноябрьдәге референдум 2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул җәй көне үк төзекләндерү-ремонт эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

– Узган ел референдумда 25 меңнән артык кеше катнашты. Авыл җирлекләре бюджетларына 25 миллион сумнан артык акча керде. Референдум темасы төрле. Кайсыдыр авыл җирлеге җыелган акчаларга юллар торышын, яктырту системасын, су белән тәэмин ителешне яхшыртырга тели, шулай ук зиратларны, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә тотарга исәпләүчеләр дә бар. Бүген билгеләнгән барлык чаралар да тәмамланды дияргә була, – диде Олег Шабалин.

Үзара салым билгеләү кайсы ягы белән отышлы? Искә төшереп үтәбез, халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Әлеге өстәмә финансны алып эшкә җиккән авыл җирлекләре моның отышлы икәнлеген яхшы белә. Шуңа да алар референдумда актив катнаша. Үзара салым күләме 200 сум тәшкил итүгә карамастан, бишмунчалылар һәм сиренькинолылар аны 250 сумнан билгеләгән. Күбрәк акча җыелган саен, хөкүмәттән дә дүрт тапкырга артыграк акча керә бит! Референдумда катнашучыларның 50 проценттан артыгы тавыш бирсә, карар кабул ителгән дип исәпләнә. Шул чакта гына хөкүмәт акчасына өмет итәргә була. Димәк, барысы да үзебезнең кулда.

– Әлмәт референдумда нәшат катнашучылардан санала. Монда тавыш бирү генә аз, үзара салымны да кертергә кирәк. Түләнгән акчалар үзеңнең төбәк үсешенә, аны төзекләндерүгә, яшәү шартларын яхшыртуга тотыла бит. Быел катнашучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 500 гә артыграк булыр дип көтәбез, – диде Олег Николаевич.

Билгеләп үтелгәнчә, яңалыклар киләсе елда да көтелә икән. Үзара салым акчасына ремонтланган, төзелгән объектларга алтакталар элү планлаштырыла. Анда биредәге эшләрнең халыктан җыелган "фәлән сум" акчага башкарылуы язылачак. Бу үзеңнең акчага төзекләндерелгән объектка сакчыл караш булдырыр, дигән өметтә җитәкчелек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100